Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Инвалид» дигән тану билгесен алу турында түбәндәгеләрне хәбәр итә.
Россия Хезмәт министрлыгының 04.07.2018 ел, № 443 Н боерыгы нигезендә, «Инвалид» тану билгесе бирү тәртибе расланган (алга таба – билге). Боерык Россия Юстиция министрлыгында 2018 елның 24 августында теркәлде һәм 2018 елның 4 сентябрендә үз көченә керде.
Индивидуаль куллану өчен "Инвалид" тану билгесе I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук III төркем инвалидлары (Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә) тарафыннан идарә ителә торган транспорт чараларының түләүсез парковка хокукын раслый. Бу шулай ук инвалидлар яки инвалид балаларны йөртүче транспорт чараларына да кагыла.
Әлеге тәртип нигезендә билгене рәсмиләштерү инвалид (инвалид бала) яки аның законлы яки вәкаләтле вәкиле гаризасы нигезендә инвалидның яшәү урыны (тору урыны, фактик яшәү урыны) буенча федераль дәүләт медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан башкарыла.