Чиләбе шәһәрендә «Бергә-балалар хакына! Ун ел бергә!" бөтенроссия күргәзмә – форумы узды. Татарстан Республикасы делегациясе "Иң яхшы IT-чишелеш" номинациясендә лидер булды.
"Авыр тормыш хәлендә булган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә заманча мәгълүмати технологияләрне эффектив куллану" темасында үзләрен алдынгылыкта күрсәттеләр.
Шунысын искәртик: беренче тапкыр күргәзмә-форум 2010 елда Казанда узды. Һәр ел саен әлеге чара гаилә һәм балачак проблемалары белән шөгыльләнүче алдынгы Россия белгечләрен бергә җыя. Күргәзмә-форумда катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да бар.