Ел саен 3нче сентябрьдә илебез Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтә.
Моннан 13 ел элек, 2004 елның 1нче сентябрендә, Беслан шәһәрендәге беренче мәктәптә уку елы башлану хөрмәтенә багышланган тантаналы линейкага бер төркем кораллы боевиклар бәреп керде. Алар 1128 кешене (нигездә, бу-балалар һәм аларның әти-әниләре) мәктәп бинасына куып керттеләр һәм чыгармыйча ике көн ярым дәвамында кешеләрнең хәтта минималь ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән дә баш тартып үзләрен чиктән тыш ерткычларча тоттылар. Нәтиҗәдә, әлеге теракт вакытында 334 кеше үлде (шуларның 186 сы — балалар). Тагын 126 кеше инвалид калды (шуларның 70 е — балалар).
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә террорчылыктан саклану, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча даими рәвештә лекцияләр үткәрелеп тора.
Истәлекле дата уңаеннан 2018 елның 3нче сентябрендә Әлмәтнең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән террорчылыкка каршы куркынычсызлык чаралары буенча әңгәмә һәм чираттан тыш инструктаж үткәрелде.