ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәзрбияләүче әниләргә, психологик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган, “Үз-үзеңә юл” исемендәге клуб үз эшен уңышлы гына дәвам итә.
“Экстремизмга-юк!” декадасы уңаеннан, 5 сентябрь көнне псиолог тарафыннан терроризм турында лекция рәвешендә фикер алышу оештырылып, терроризмның төрләре, масштабы, риск төркеменә керүчеләр һәм нинди категория кешеләргә бу группировкаларга иярү куркынычы янавы турында сөйләнде. Шулай ук чара барышында 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда мәрхүм булганнарны искә алдылар.
Террористлар кулында калганда үз-үзеңне ничек тотарга, паникага бирелмәс өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында психолог киңәшләр бирде.
Чара ахырында сүз толерантлылык, бу сүзнең мәгънәсе, башкаларга карата түземлелек, хөрмәт турында барды.