Бөгелмәдә ведомостара комиссия утырышы узды

2018 елның 7 сентябре, җомга

6 сентябрьдә Бөгелмә районы администрациясендә яшәү шартларын яхшырту буенча  төбәкара территориаль комиссия утырышы булып узды.

Биредә хезмәт хакын миниумнан азрак түләүче оешмалар турында фикер алыштылар. Комиссия утырышында прокуратура, салым инспекциясе, пенсия фонды, социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты. 

Утырыш барышында 12 предприятие җитәкчеләренең доклады һ.б чыгышлар тыңланылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International