Экстремизмга каршылык белдергән рәсемнәр конкурсы узды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

"Экстремизмга - юк!" акциясе уңаеннан, 4 сентябрь көнне Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә рәсемнәр бәйгесе узды.

Чара башында балалар "Экстремизм - беркая да илтми", дигән әңгәмәдә катнаштылар. Балаларга әлеге куркыныч сүзнең мәгънәсен, нәтиҗәләрен аңлаттылар. 

Әңгәмәдән соң, балалар рәсем ясады. Әлеге иҗатларында  алар террорчылык, экстремизмга карата фикерләрен белдерде. Иң мөһиме дөньяда тынычлык булсын, үз-ара тату яшәү кирәклеген балаларга аңлатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International