"Киртәләр аша" төбәкара балалар иҗаты фестивале 2013 елдан бирле оештырыла. Проектны Башкорстан республикасы уздыра.
Әлеге фестиваль сау-сәламәт, мөмкинлекләре чикле, инвалид-балаларны, Башкортстанның күренекле кешеләрен берләштерә. Проектта мастер-класслар, иҗади күргәзмәләр, экскурсияләр, танылган шәхесләр белән очрашулар, конкурслар, ярминкә, концертлар оештырыла.
Фестивальдә 3-18 яшьлекләр төрле номинацияләрдә көч сынаша.
Гаризаларны social@kultprosvet.biz 15 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.