Сишәмбе, 4 сентябрь көнне Нурлатта ата-аналарының берсе алиментлар түләүдән качып йөрүче һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтүнең бердәм көне үтте.
Социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары, халыкның мәшгульлеге үзәге, суд приставлары хезмәте һәм прокуратура белгечләре катнашындагы кабул итүдә районыбызның 3 кешесе үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Аларның икесе алиментлар рәсмиләштерү процедурасы буенча мөрәҗәгать итте. Аларга тиешле службаларга тапшырыласы документлар исемлеге һәм тапшыру тәртибе турында аңлатма бирделәр. Бер шәһәрле кабул итүгә ирекләреннән мәхрүм ителгән затлардан алимент түләттерү мәсьәләсе буенча килгән.
Өлкән суд приставы Александр Катков билгеләп үткәнчә, сентябрь башына районның 437 кешесенең алиментлар буенча бурычлары бар. Бурычларның гомуми суммасы 50 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Республиканың министрлыгы киңәше буенча, айның беренче сишәмбесе алиментларны түләттерү мәсьәләсе буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне буларак билгеләнгән. Киләсе кабул итү 2 октябрьдә үтәчәк.