4нче август көнне Әгерҗенең “Наз” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр, хезмәт инструкторы җитәкчесе Егоров Александр белән электролобзик белән эшләргә өйрәнде.
Алар шаблон буенча фанерларда төрле фигуралар төшерделәр һәм аларны кисәргә йөрәнделәр. Мондый эш коралы белән эшләү бик җиңел түгел, ул сабырлык һәм төгәллек таләп итә. Балалар бу эш коралы белән эшләп карауга бик сөендр һәм канәгать калды.