Бердәм кабул итү көненең беренче нәтиҗәләре

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген, 4 сентябрь көнне Казанда, республика районнарында балигъ булмаган балалы, әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне узды.

Чирмешән муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы кабинетында алимент түләү мәсьәләсе буенча кабул иттеләр. Биредә өч мөрәҗәгать каралды, ике соратып алу җибәрелде.

Очрашуга килгән берәү ике бала тәрбияли,  бер баласы инвалид, ул "Мәрхәмәтле йөрәк" үзәгендә социаль хезмәт алучы булып исәптә тора. Балаларның әнисе 2006 елдан бирле алар белән яшәми. Аңарга карата 2008 елда  алиментлар түләтү турында гариза бирелгән, әмма ул алимент түләмәгән, балалар язмышы белән кызыксынмады. Әлмәт шәһәренең судына соратып алу җибәрелде.

Алабуга шәһәрендә прокуратура, суд приставлары хезмәте вәкилләре, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Алабуга районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе, “Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры  мөрәҗәгать иткән 6 кешенең сорауларына җавап бирде, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын эзләде.

Мондый очрашу Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге бинасында, Арча шәһәре, Советлар мәйданы урамы, 10 нчы йорт адресы буенча үткәрелде. Анда прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлеге, "Мәрхәмәтлек" үзәге һәм мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты. Мөрәҗәгать иткән гражданнарга һәрьяклы ярдәм күрсәтелде.

Алдагы кабул итү көне биредә 2 нче октябрьдә шул ук адрес буенча уздырылачак.

Бүген шулай ук, 11.00 сәгатьтә Теләче районының администрация бинасында Бердәм кабул итү көне булып узды. Чараның максаты булып, әтисе яки әнисе алимент түләдән баш тартучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә  хокукый ярдәм күрсәтү иде. Чарада район прокуратурасы, социаль яклау, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, опека хезмәткәре  һәм юрист катнашты. Ярдәм сорап килүчеләр бушлай юридик ярдәм күрсәтүдән бик кәнагәть калдылар.

Алиментлар буенча халыкны  кабул итү көнен киләчәктә һәр айның беренче сишәмбесендә уздырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International