Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре 28 августта “Эш бирүчеләр” клубы утырышын үткәрделәр. Аның эшендә шәһәрнең 21 оешмасыннан вәкилләр катнашты.
“Клуб” утырышын мәшгульлек үзәге җитәкчесе Быданова Татьяна Александровна ачты. Ул эш бирүчеләргә хезмәт базарының торышы, теркәлгән эшсезлек күрсәткече, мәшгульлек үзәге күрсәтүче дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат бирде.
Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру турында сөйләде, эшкә алганда һәр кешенең һөнәрен, башкара алучы эшен һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсен, сәламәтлеген, яшен һәм шәхси мөмкинчелекләрен искә алырга кирәклеген әйтеп узды. Физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыруга ярдәм итү йөзеннән 15нән 29 август аралыгында “Тигез мөмкинлекләр дөньясы” дип аталган атналык үткәрелгәнен әйтте.
Эшсезлекнең түбән күрсәткечтә булуын әйтеп узды һәм һөнәри укыту һәм һөнәри ориентация программалары турында да сөйләде.
1 сентябрендән мәшгульлек үзәге лаеклы ял яшенә җитүче гражданнар өчен мәшгульлек программалары буенча мониторинг үткәрә башлаячагын әйтте.
Клуб утырышын мәшгульлекнең актив формалары бүлеге башлыгы Ленда Светлана Николаевна дәвам итте. Ул мәшгульлек программалары, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен булган программалар турында сөйләп узды. Шулай ук аларны эшкә урнаштыруга ярдәм йөзеннән эш урыннарын квоталауга һәм эш урыннарын арендалау буенча килүшеләр буенча булган сорауларга ачыклык кертте. Мәшгульлек чараларын активлаштыру йөзеннән оештырылган программалар турында бәян итте. Шулардан җәмәгать эшләре, “Эш табуда кыенлык кичергән эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру”, “Эш бирүчеләрне мәшгульлек программалары буенча тыгыз мөнәсәбәттә теләктәшлек итәргә чакырды.