Тәтештә Татарстан көне уңаеннан бәйрәм узды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 30 август көнне Татарстан бәйрәме һәм шәһәр көнен билгеләп узу уңаеннан, "Тәтеш таңнары" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Татарстан республикасы яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белән берлектә балалар коляскалары парады конкурсын үткәрде.

Бу чарада 1-5 балалы гаиләләр катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча;  "Балыкчы көне", "Милли колорит", "Мин футбол яратам", "Мультимания", "Без киләчәктән","Бәхет күп булмый" номинацияләрендә көч сынаштылар. Җиде гаилә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Сафиуллов кулыннан дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International