Зәй мәшгульлек үзәге шәхси эшмәкәрләр янына чыгуны дәвам итә

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Үз эшчәнлеген ачу өчен субсидия алган гражданнарның эшчәнлеген контрольдә тоту максатыннан Зәй мәшгульлек  үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 2016-2017 елларда субсидия алган эшмәкәрләрнең бизнес планнарын тикшерү эше дәвам итә.

Урыннарга чыгу үзмәшгульлекне тәэмин итү буенча программаны тормышка ашыруның мөһим бер өлеше булып тора, эшмәкәргә бирелгән акчаның эшчәнлеген алып баруда мөһим әйберләр алуга тотылуы контрольдә тотыла. Шулай ук эшмәкәрләр уңышлары, проблемалары белән уртаклаша, алга таба бизнес үсеше мөмкинлекләре турында мәгълүмат ала.

29 августта экспертлар советы әгъзалары ике эшмәкәрдә булды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар теркәлмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International