Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасына Алабуга шәһәренең “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Галина Александровна Русских чакырылган иде.
Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Минниханов халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа “Татарстан республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” дигән дәүләт бүләге тапшырды.