Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшсез гражданнар профессиональ укулар узачак.
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге 5нче сентябрьдән "ПРС операторы", "ДН һәм Г буенча оператор", "ЭРБС буенча бораулаучы ярдәмчесе", "ягулык салу станциясе операторы", "НПО буенча слесарь-ремонтлаучы"; 10 нчы сентябрьдән "Пешекче", "котельный операторы"; 17 нче сентябрьдән "стропальщик", "КИПиА слесаре", "кран автомобиле машинисты" курсларын оештыра.