Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре 29 августта физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясалды.
Чараның эшендә шәһәрнең бюджетка караган сигез оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты. Шулар арасында “Олимпийский” спорт мәктәбе, балалар хореография мәктәбе, 96нчы номерлы балалар бакчасы, ПАҖ КАМАЗ “Пресс-рам заводы”, ПАҖ “Логистик үзәк”, Алабуга шәһәреннән ҖЧҖ “РОКВУЛ-ИДЕЛ” һәм башкалар.
Түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: шәфкать туташы, биналар җыештыручы, логист, пешекче, педагог-оештыручы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы, киемнәрне юу һәм ремонтлау буенча машинист, тәрбияче, кече тәрбияче, сакчы, урам себерүче, кассир, фрезерчы, төрле эш башкаручы, буяучы, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һәм башкалар.
Моннан тыш килүчеләр игътибарына Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үткәрү вакытына анда барлыгы 6000 буш эш урыны теркәлгән иде.
Эш бирүчеләргә “Дискриминация характерында чикләүләрне керткән мәгълүмат таратуны булдырмау” турында тупланма өләштеләр, шулай ук бүгенге көндә хезмәт базарында теркәлгән һәм Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы мәшгульлек программалар турында мәгълүмат бирделәр.
Ярминкәдә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән физик мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм шәһәрнең җәмәгать оешмаларыннан да гражданнар катнашты.
Ярминкәгә сәламәтлеге буенча чикләүләре булган 118 гражданин килгән иде, шуның 6сына алга таба эшкә урнашу өчен юллама би