"Веста" да Татарстан уңышлары турында сөйләделәр

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

“Татарстан – минем горурлыгым” программасы һәм Татарстан көненә багышлап социаль ярдәм күрсәтелүче 14 бала өчен "Веста" үзәгенедә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова "Татарстан хәзинәләре" дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Максаты: Татарстан республикасының  сәясәт, икътисад, спорт, мәдәният өлкәләрендә булган казанышларына карата булган горурлык хисе тәрбияләү, үз фикереңне белдерә алу сәләтен үстерү.

Дәрес башында балалар Татарстан республикасының һәм Россия федерациясенең дәүләт символлары турында булган белемнәрен уен формасында беркеттеләр. "Үз республикагыз өчен горурлык хисе кичерәсезме?" дигән сорауга дәрестә катнашучылар бертавыштан уңай җавап бирделәр.

Алдагы әңгәмә барышында, Татарстан республикасының уңышлары турында балаларның белмәүләре ачыкланды. Моның белән бәйле рәвештә, педагог республикабызның Россиянең башка төбәкләренә үрнәк була алырлык заманча уңышлары турында сөйләде. Алга таба балаларга Татарстан республикасы, аның мәдәни мирасы турында видеоматериал күрсәтелде, аннан соң бергәләшеп әлеге материал турында сөйләштеләр.

Дәрес ахырында катнашучылар Татарстан республикасының уңай имиджын саклап калырга, республикада яшәүче халыклар арасындагы татулыкны ныгытырга дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International