Кичә Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре педагогик белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең август семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Әлеге семинар программасы укучыларга өстәмә белем, һөнәри юнәлеш бирү эшен, яшь белгечләрне аграр сектор икътисады, нефть тармагы, медицина өлкәсенә җәлеп итү мәсьәләләрен үз эченә алган иде.
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр, гомуми белем бирү мәктәп директорлары, мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре катнашындагы делегация шәһәребезнең 7нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенә һөнәри юнәлеш бирү тәҗрибәсе белән танышу өчен килде.