2018 елның 28 августында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында өлкəн шəфкать туташы Ольга Кузнецова "Сəламəтлек мəктəбе" уңаеннан "Эчəк инфекциялəре" темасына əңгəмə үткəрде.
Ольга Александровна өлкəннəргə бу авыруларның киң таралуы хакында сөйлəде, əмма аларны кисəтеп булуын əйтеп узды. Өлкəн шəфкать туташы аңлатуынча, профилактика - инфекцияне кисəтүнең иң төп чарасы. Шулай ук авыруның симптомнары һəм аны йоктыру юллары турында да бәян итте. Əңгəмə ахырында иң дөрес һəм ышанычлы саклану чарасы - гигиена талəплəрен үтəү дигəн нəтиҗəгə килдедәр.
Барлык катнашучылар да вакытларын файдалы уздырды һəм кирəкле мəгълүмат алды.