28 август көнне “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Татарлар: мәдәният, гореф-гадәтләр", дигән әңгәмә үткәрде.
Әңгәмәнең максаты балаларга татар милләтенең традицияләре турындагы белем бирү. Милли гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү. Әңгәмә барышында тәрбиячеләр балалар белән татар бәйрәмнәре турында фикер алышты. Шулай ук татар халкының милли костюмнарын карады һәм татар милли ризыклары белән танышты. Әңгәмә ахырында балалар зур кызыксыну белән алъяпкыч аппликациясен ясады. Чарада 24 бала һәм 5 әти-әни катнашты.