Яр Чаллы шәһәре “Саулык” сәламәтләндерү үзәгендә 20 августтан яшьләр һөнәри ориентация форумы “Һөнәри хәрәкәт -2018” үз эшен башлап җибәрде.
Форумны “КАМАЗ” компаниясе Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән берлектә оештыра. Форумның программасы укучы яшьләр, студентлар арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән, фәнни һәм белем потенциалын кулланып машина төзелешенең инновацион үстерелешенә яшьләрне системалы тартуга корылган.