"Зәбер-золымсыз тормыш" бала шәхесен дөрес тәрбияләү программасы уңаеннан Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Наталья Кудряшова тренинг оештырды.
"Тормышка яхшы кәеф" белән аталучы тренингта балалар катнашты. Балалар җиңел аралашу, кызыклы әңгңмәдәш булу серләренә төшенде.
Психолог төрле күнегүләр дә тәкъдим итте. Ә соңыннан балалар кызыклы нәтиҗәләр чыгарды. Иптәшеңне тыңлый һәм ишетә белү дә зур сәләт. Әңгәмәдәшкә исеме белән дәшәргә кирәклеген дә истә калдырдылар.