Яшь лаешлылар мандал ясарга өйрәнделәр

2012 елның 16 марты, җомга

“Алтын көз” Лаеш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Күңел өчен сыеныр урын” клубының чираттагы дәресе узды.

Арт-терапия дәресендэ балаларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торган, куп балалы, аз тәэмин ителүче гаиләләрдән булган балалар катнашты.

Дәреснең максаты: балага тирә-юньдәге дөньяда үзен һәм үз урынын табарга, үз хисләрен кәгазьдә күрсәтә белергә, авырлыктан куркуны, кыюсызлыкны  җиңеп чыгарга булышу. Моннан тыш мондый дәресләр балаларның эмоциональ һәм мускул  киеренкелеген бетерүгә, иҗади сәләтен һәм аралашу осталыгын камилләштерүгә ярдәм итәләр. Белгечләр шөгыльләнүче балаларның агрессиясе, шомлануы, импульсивлыгы кимүен билгелиләр. Балаларга сайлап алып, мандал ясау, рәсем ясау, табигый материалларны кулланып композиция төзү мөмкинлекләре бирелә. Шуны әйтергә кирәк, мандал әзерләү – ул шәхесне ачу һәм үз-үзен күрсәтүгә юнәлеш алган аерым техниканы кулланып түгәрәктә рәсем ясау. ”Һәркем күңеленә нәрсә якын булса, шуның белән шөгыльләнде,” – диделәр үзәк хезмәткәрләре.

Гадәттэ арт-терапия белән шөгыльләнгән балалар аралашучан булып үсәләр. Һэм бу балаларның киләчәктә аңлашылмаучанлык, ялгызлык белән очрашулары икеле. “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре арт-терапиянең кечкенәдән эчке каршылыклар белән көрәшергә һәм үз-үзеңне күрсәтә белергә өйрәтүенә ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International