Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган 7 оешма хезмәткәрләре Ютазы муниципаль районында узган шахмат буенча Спартакиаданың зона этабында катнаштылар.
Уруссу шәһәр тибындагы бистәнең “Олимп” спорт комплексында Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Мөслим һәм Ютазы районнары һөнәри белем бирү һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау оешма хезмәткәрләре үз көчләрен сынаштылар. Республиканың көньяк-көнчыгышыннан җыелган иң көчле уенчылары ярышларның республика этабына юллама алу өчен җыелдылар.
Озак һәм кискен көч сынашудан соң иң көчле дип Бөгелмә командасы игълан ителде, икенче урынны Мөслим командасы, ә өченче урынны Азнакай җыелма командасы алды.