Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә нәтиҗә ясалды. Килүчеләргә үз эш вакансияләрен түбәндәге оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре тәкъдим иттеләр: ААҖ “Түбән Кама Лада-Сервис”, АЧҖ ЧОФ “Эгида НК”, ААҖ “Түбән Кама икмәк комбинаты”, АЧҖ “Колорит”.
Барлыга 93 эш вакансиясе тәкъдим ителде. Кызыксыну уятканнары: администраторлар, сатучылар, кассирлар, товар белгечләре, механиклар, энергетиклар һәм слесарьлар.
Ярминкә барышында, эшсез калган килүчеләр өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәтмәткәрләре аларны кызыксындырган һөнәр вакансияләре буенча киңәш бирделәр, шулай ук аларга мэгълүмати банкта булган вакансияләр белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Һәр теләк белдергән кешегә оешма кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре белән шәхсән аралашырга, аларның кадрлар сәясәте, килүчеләргә куелган таләпләр белән танышырга, кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм эшкә юллама алыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды.
Ярминкәдә 97 шәһәрче катнашты. Аларнын 63е әңгәмә узып, эшкә урнашырга юллама алдылар.