Кукмара тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

15 августа Кукмараның "Шәфкатьлек" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм булып узды.

"Мәктәпкә җыенырга булыш", дигән чарада булачак сигез мәктәп укучысына, үзәктә тәрбияләнүчеләргә концерт программасы тәкъдим ителде. Үзәк белгечләре һәм анда тәрбияләнүчеләр иптәшләре өчен күңелле бәйрәм оештырды. Мәктәпкә керергә җыенган балалар да үз талантларын күрсәтте. 

Тернәкләндерү үзәгенең Күзәтчелек советы әзерләгән бүләкләр балаларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International