70 яшьтән өлкән ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләре буенча  йөрү дәвам итә

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районындагы “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 70 яшьтән өлкән ялгыз һәм ялгыз яшәүче социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның өйләре буенча  йөрү дәвам итә.

Бу категориягә районда барлыгы 325 кеше керә. Белгечләр өч ай эчендә 264 кешенең өендә булды,  бу 81% тәшкил итә. Тикшерү барышында гражданнар белән янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында инструктажлар,  социаль мошенниклыктан  яклау  буенча әңгәмәләр үткәрелә, актлар төзелә. Бу юнәлештә эш 2018 елның октябрь аенда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International