Һәр илнең үз милли бәйрәмнәре бар, аларны шәһәрләрдә, авылларда яшәүче барлык халык та билгеләп үтә. Бу бәйрәмнәрдә башка илләрдән туристлар катнашырга хыяллана.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгеч Лилия Зверева “Социаль туризм” технологиясе кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга “Дөньядагы 12 иң матур бәйрәм” дип аталган виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте.
Һәр тамашачыга уйда Һиндстанга һәм Таиландка сәяхәткә китеп, күккә мең яктырткыч очып китүен карарга һәм буяулар фестивалендә катнашырга мөмкинлек бирелде. Шулай ук алар виртуаль рәвештә Венеция карнавалында, Кытайда кар, Таиландта чәчәкләр фестивальдә булдылар. Чара ахырында тамашачыларга әлеге фестивальләр турында видеороликлар күрсәтелде, алар йорт-интернат халкында онытылмас тәэсир калдырды.
Мондый экскурсияләр социаль хезмәт алучыларның белемәрен киңәйтә, башка ил халыкларының гореф-гадәтләре турында белү мөмкинлеген тудыра. Бу аралашу, күңелле ял итү һәм бик күп уңай эмоцияләр алуның тагын бер ысулы булып тора.