Бүген Нурлат шәһәрендә "Хезмәтне саклау идарә итү системасы", дигән темага семинар булып узды. Семинарны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Семинар эшчәнлегендә Нурлат җитәкчелеге һ.б. оешма вәкилләре катнашты. Хезмәт саклау буенча докладлар укылды. Эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре турында фикер алышынды.