Мамадышта инвалидлар өчен фестиваль оештырылды

2018 елның 17 августы, җомга

Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәрендә коляскалы инвалидлар өчен "Минем дөньям чиксез" фестивале булып узды.

Фестивальнең максатлары:  инвалидларның социаль статусын күтәрергә, өстәмә стимуллар булдыру,  җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә инвалидларга мөмкинлекләр тудыру.  Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә әлеге фестивальда катнашты.  

Ике яшәүче: М.Замдиханов һәм В.Лебедев, "колясканы фигуралы йөртү " ярышында призлы урын яулады. Җиңүчеләргә медальләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.  Яшәүчеләрнең кәефләре бик яхшырды, барсы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International