2018 елның 15 августында Яшел Үзәндә "Пешекче" һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Уку белән беррәттән уңышлы квалификация имтиханын бирүне эшсез сигез кеше һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялында булган бер хатын-кыз узды. Укулар автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" оешмасының Яшел Үзән филиалында 3 ай барды.
Практик дәресләрдә алынган күнекмәләр чыгарылыш укучыларының йомгаклау квалификация эше буларак әзерләнгән төрле ризык сыйфатында аттестация комиссиясенә тәкъдим ителде. Үзләрен практика вакытында уңышлы күрстәткән курс тыңлаучыларына, укулар тәмамлангач, эш тәкъдимнәре ясалды.