15 августа Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы җәһәтеннән күнегүләр оештырылды.
Чарада янгынга каршы хезмәт отряды башлыгы Андрей Клянин җитәкчелегендә интернатның хезмәт күрсәтә торган персоналлар катнашты. Күнегүләр уздыруның төп максаты дәүләт учреждениеләрендә эшләүчеләргә янгын вакытында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен аңлату.
Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар белән дә әлеге темага әңгәмә корылды. Чарада 28 интернат-йортта яшәүче һәм 31 хезмәт күрсәтүче кешеләр катнашты.