Бүген Яшел Үзән районында хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы булып узды.
Анда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм башкарма комитет, Хезмәт дәүләт инспекциясе һ.б оешма вәкилләре катнашты. Семинар эшчәнлеген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов ачты.
Чарада хезмәтне саклау буенча Координацион совет эшчәнлеге нәтиҗәләре, эш урыннарындагы иминлек һ.б. мәсьәләләр каралды.