Буа картлар һәм инвалидлар йортында татар, рус җырлары яңгыраттылар

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Волонтерлар елы уңаеннан  Буа шәһәренең социаль-иҗади музыкант һәм артистлар командасы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Буа картлар һәм инвалидлар интернат йортында әле команда даими кунак. Артистларның чыгышын биредә һәрвакыт көтеп алалар. 

Артистлар рәхмәтле тамашачы хозурына татар, рус әсәрләрен башкарды. Борынгы көйләрне яңгыраттылар. Соңыннан музыкаль уеннар да оештырылды. 

Картлар һәр чыгышны алкышларга күмеп тамаша кылды. Буа интернат-йорты вәкилләре кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International