Күрү буенча инвалидлар республика учреждениеләре оештырган чараларда катнашты.
Белгечләр фикеренчә, инвалидлар мәдәни ял итү проектларында катнашырга тиеш. Шуның өчен Лев Толстой елы уңаеннан шушы факттка басым ясалды. Социаль тернәкләндерү Чистай бүлеге хезмәткәрләре "Л.Толстой Казанда" дигән конференция оештырды. Конференциядә 15 кеше катнашты, алар зур кызыксыну белән классик әдип турында тыңлады.
Бөгелмә бүлеге белгечләре исә, "Бөек рус язучысы" темасын тифлотехнология алымнарын кулланып эшләде. Викторинада язучы турында сораулар бирелгән иде. Катнашучылар дөрес җавап бирде һәм сувенирлар, татлы призларга лаек булды.