Яр Чаллы халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге гомуми шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсен уздыра

2012 елның 11 марты, якшәмбе
14 мартта “КАМАЗ” мәдәният сараенда Яр Чаллы халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге гомуми шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсен уздырачак.
Бу көнне үз вакансияләрен 19 оешма кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында ААҖ “КАМАЗ”ның металлургия комплексы, АЧҖ “Төзелеш материаллары комбинаты”, АЧҖ “ Сәүдә двигателе”, һәм ААҖ “Болгарсыра” булачак.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр: ремонтчы слесарь, контроль үлчәү приборлары буенча слесарь, металлны эретеп ябыштыручы, токарь, фрезерчы, элктромонтер, инженер, йөк автомобильләре йөртүче, бетон коючы, ташчы, монтажник, кондуктор, пар казаннары операторы һәм башкалар. Ярминкә барышында күрергә килүчеләр оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре белән сөйләшә, вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алалар.
Ярминкә үз эшен Тынычлык проспекты, 87/22нче йортта, сәгать 10да башлаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International