Тәтештә гарип балалар арасында оештырылган рәсем конкурсына йомгак ясадылар.

2012 елның 11 марты, якшәмбе
“Тәтеш балкышы” исемле гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм Балалар китапханәсе белгечләре, гарипләр оешмасы рәисе, педагогия коллияте волонтерлары белән берлектә сәламәтлекләре чикле булган балалар арасында “Язгы букет” исемле рәсем конкурсы оештырылды.
Йомгак ясаган көнне балалар китапханәсендә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды һәм “Сихри битләр” дигән әкияти уен программасы уздырылды. Чара барышында конкурста катнашкан 28 балага бүләкләр тапшырылды.
Иң яшь рәссам Килдүш авылыннан 5 яшьлек Аня Мешкова булды, кечкенә булуына карамастан, кече яшьтәге категориядә өченче урын алды. Икенче урын Полина Шарлога бирелде, ә җиңүче итеп Әдил Павлушин аталды.
Урта яшьтәге категориядә беренче урынны Валерия Мусолина, икенчене – Яна Пьянова, өченчене – Николай Качалин алды.
Өлкән яшьтәге категориядә, 13тән 16 яшькә кадәрлеләр арасында, иң яхшылары дип Селиверстова Анастасияне, Матюшин Семенны һәм Подакова Маринаны билгеләделәр.
Аннан тыш 5 катнашучыга лауреат исеме бирелде, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә калганнарына матур сертификатлар һәм актив катнашкан өчен кызыксындыргыч призлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International