психоневрология интернатларында тәрбияләнүчеләр арасында конкурс оештырыла

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы психоневрология интернатларында социаль  хезмәт алучыларның иҗади активлыгын, кызыксынуын арттыру җәһәтеннән  "Талантлар салават күпере" конкурс- фестивале оештыра.

Проектның максаты психоневрология интернатларында социаль ярдәм алучыларның үзара аралашу активлыгын арттыру, авыруларның эстетик зәвыгын үстерү һәм талантларны ачыклау.

Конкурс-фестиваль "вокал", "нәфис сүз", "хореография", "оригиналь жанр", "концерт һәм шоу-программалар алып баручы" номинацияләре буенча көч сынашачак.

Белешмәләр өчен тел: (843) 236-48-50.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International