Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәт инструкторы Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан республикасы көненә багышланган мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны Татарстан дәүләт символларының тарихы белән таныштыру, аларда туган якны өйрәнү теләге тудыру.
Мастер класста катнашучыларга белгеч Татарстан флагы, милли бизәкләрдәге төсләрнең мәгънәсен анлатты, Татарстан гербаның тарихын һәм милләт кешеләренең узара тату аралашып яшәүләре турында сөйләде.
Әлеге мастер класста белгеч пластик калаклардан бик оригиналь шәм куйгыч ясарга өйрәтте. Анда бәйрәмгә багышланган Татарстан флагының төсләре алынды. Бу шәм куйгычны һәркем үз өендэ бәйрәм өстәленә куя ала.
Чарада катнашучылар башкаларда булмаган мондый оригиналь шәм куйгычлар күпләрне кызыксындырыр дип фикерләрен билгерттеләр. Чарада 10 кеше катнашты.