Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 14 августына республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 454 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 91 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,51 % күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 44 852 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2 887 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,23 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 589 кеше эшсез дип танылган, шуларның 518 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 135 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган