Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, Түбән Каманың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 941 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 18 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны Алабуга һәм Кама Аланында кимегән. 2018 елның 14 августына моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 297 һәм 298 эшсезләр теркәлгән.

Бу атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Чистайда рә эшсезләр саны азрак арткан. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 888, 396 һәм 265 кеше.

Менделеевскта узган атнада үзгәрешләр сизелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International