Алда -Чабаксар: Астана кунаклары Татарстан чиген узды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

"Blind Race Astana – Paris" веломарафонында катнашучылар юлларын дәвам итә. Начар күрүче һәм сукыр велосипедчылар төркеменнән торган команда Казаннан Чуашия республикасы Чебоксарга шәһәренә тукталачак. 

Исегезгә төшерәбез бүген марафон егетләре һәм кызлары "Чиксез спорт"  социаль проектка багышланган матбугат очрашуында катнашты. Журналистлар белән аралашканнан соң Казахстан кунаклары Казанның велочабыш мәктәбе укучыларының сюрпризларын тамаша кылды.

Үзенчәлекле команда вәкилләре белдергәнчә, велосипедта Парижга кадәр сәяхәт итүчеләрне Татарстан җылы каршы алды һәм кунак итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International