Ком терапиясе - ул иң кызыклы һәм искитмәле терапия төре.
Бу метод үз-үзеңне тану, әйләнә-тирә мохит белән аралашу чарасы да. Әгерҗенең "Наз"приютында тәрбияләнүче балалар белән “Ис китәрлек сәяхәт” исемле дәрес үткәрелде.
Дәреснең максаты: үзеңдәге арыганлыкны, борчуларны оныта белү һәм үзеңдә ышаныч тудыру, яңа үсеш юллары эзләү иде. Бу дәрес балаларның үзләрендә эчке һәм тышкы тирәлекне күрә белү юлларын танырга булышты.