Биш яшькә кадәр нәниләр рәсем ясау пумаласын начар тота, шуның өчен рәсем сәнгатенә һәр нарасыйның сәләтен чамалап бетереп булмый, ди белгечләр.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында традицион булмаган алымнар кулланып, балаларны рәсем ясарга өйрәтәләр. Белгечләр фикеренчә, рәсем ясарга өйрәнүне уен рәвешендә алып барырга кирәк. Эстетик зәвыкны, күзаллау сәләтен акрын-акрын арттырырга мәслихәт.
Рәсемне төрле әйберләр белән ясарга мөмкин. Әйтик яфраклар, тоз, манный ярмасы, ком һ.б. Балалар бигрәктә бармаклар белән ясарга ярата. Бу вакытта аларның кече моторика да камлләшә. Тәрбияче Марина Николаевнва бу юлы балаларны бармак белән яңгыр ясарга өйрәтте.