"Балкыш" балалары циркта булды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр cоциаль приютында тәрбияләнүчеләр Омскның "Фараон" циркын тамаша кылды.

Ике сәгать ярым вакыт дәвамында балалар күңел ачты. Артистларның һәр чыгышын яратып карадылар, сокландылар, алкышларга күмделәр. 

"Өйрәтелгән мәчеләр, этләр, понилар, маймыл һ.б. хайван, кошларда үзләренең сәләтләре белән һәркемне сокландырды", - ди приют тәрбиячеләре Альбина Борисова һәм Марина Николаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International