Арчада "Бергә булдырабыз" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Арчаның  "Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә “Бергә булдырабыз” проекты уңаеннан, “Киң күңел” проектын тормышка ашыру   актив дәвам итә, үзәктә тәрбияләнүче балалар  теплицада эшләү күнекмәләрен ныгыталар.

Быел теплицага балалар карбыз утыртты. Балалар теплицада бик теләп эшләде: су сиптеләр , төпләрен йомшарттылар, чүпләрен утадылар, карбызның үсешен күзәттелләр. Июль аеннан балалар үз хезмәтләренең  җимешләрен татып карады. Бу проектта катнашу балаларга киләчәктә һөнәр сайларга,  тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә.

 Хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова сүзләре буенча - төп бурычларның берсе –  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт аша   тулы социаль яраклаштыру. Проектта катнашу- яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль  мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International