Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Алтын көз" VII республика конкурсы оештыра. Әлеге проект олы яшьтәге һәм инвалидларны социаль учреждениеләрдә тернәкләндерү сыйфатын арттыру максатыннан уздырыла.
Конкурсның максаты, картларны һәм инвалидларны тәрбияләүдә һәм сәламәтлекләрен ныгытуда алып барылган уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, башкаларны таныштыру. Шулай ук, яңа заманча технологияләр куллану.
Конкурс шартлары буенча, проектта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы, дәүләт учреждениеләре катнаша ала. 4 номинациядә узачак конкурска 2018 елның 6-10 августка кадәр гаризалар кабул ителә. Бәйгегә йомгак быел сентябрь аенда ясалачак.
Белешмәләр өчен телефон:(843) 236-48-50. Е-mail: rrs.org@bk.ru ( "КОНКУРС" тамгасы белән).