Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр алдагы тормышларына уен рәвешендә әзерләнә.
Күптән түгел тәрбияче Анжелика Пушкова балаларга кәгазъ уены тәкъдим итте. Аппликация балаларга ошый. Кәгазъне кисеп төрле формалар ясадылар, торцевание техикасын үзләштерделәр. Гади алым буенча алып барылган уен вакытында балалар бармаклар моторикасын, хәрәкәтнең төгәллеген, уйлау сәләтен камилләштерәләр.