Әгерҗе "Наз"ында гүзәл мохит булдырылган

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Социаль-тернәкләндерү бинасында  хезмәт күрсәтү, аны матурлау, төзекләндерү эшләре алып бару, ярдәм итү  һәр хезмәткәрнең бурычы.

Әгерҗенең “Наз” приютында хезмәт күрсәтүче һәр хезмәткәр нәкъ менә шулай эшли дә. Балаларның күңелләре күтәренке, шат булсын өчен матур итеп спортзалны яңарттылар, төрле төсле буяулар белән буядылар, стеналарга рәсемнәр төшерделәр. Приют бинасының тирә-як мохите дә бик күңелле, үзенә тартып тора. Бинаның тирә- ягында, клумбаларда аллы-гөлле, хуш исле чәчәкләр күз явын алырдай, матур булып чәчәктә утыралар. Бинаның ишегалдында урнаштырылган фонтан иң күңеллесе, анда аккошлар ,бәбкәләре белән үрдәкләр йөзә.  Алар килгән кунакларны, балаларны каршы ала.  Монда үткәрелгән һәр бәйрәм, кичә бик күңелле уза, чөнки бина һәм аның әйләнә-тирә мохите әллә кайлардан үзенә тартып, дәшеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International