4 августа Астанада начар күрүче һәм сукырлар катнашында хзенчәлекле веломарафон старт алды.
Махсус велотандемнарда 16 кешедән торган команда 6 ил, 30 шәһәрне үз эченә алган 5 мең километр араны үтәргә ниятли. Веломарафонның үзенчәлге шунда, ул сукыр һәм начар күрүчеләрне берләштерә. Озын-озак юлга чыгучыларның икесе дөм сукыр, дүртесе – начар күрүче. Аларны сәламәт велосипедчылар тандемда алып бара. Команда составында шулай ук пилотлар, машина йөртүчләр, ашарга пешерүче, медицина персоналы, оператор да бар.
“Чиксез спорт” проекты җитәкчесе Бәхтияр Базарбеков белдергәнчә, веломарафонның дөньяда тиңдәшләре юк. Монда катнашучылар шушы рәвешле инвалидлар арасында спортны пропагандалый, үз хокукларын белдерә.
Республикада Казахстан велосипедчыларын иң беренче булып Актаныш районы халкы каршы алды. Казахстанда мондый төр веломарафон өченче ел рәттән оештырыла. Моңа кадәр катнашучылар үзләренең мөмкинлекләрен якын араларда сынаса, бу юлы финиш ноктасы итеп Франциянең Париж шәһәрен сайлаган алар.
Blind Race Astana – Paris халыкара веломарафонын Актаныш туфрагында каршы алучылар арасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Тимеров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева бар иде.
12 августта веломарафонда катнашучыларны Питрәчтә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов һәм Питрәч районы җитәкчелеге каршы алды. Район спортчылары һәм артистлары үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
Эльмира Зарипова белдергәнчә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социальләшүенә юнәлдерелгән веломарафон спорт, мәдәни һәм сәяси кыйммәткә ия. Марафонда катнашучыларны бүген Казан каршылый. Биредә алар өчен мәдәни чаралар һәм төрле очрашулар оештырылган.
"Татар-информ", "Челнинские известия", "Актаныш таңнары" мәгълүмат чаралары.
Фото авторы: "Алга" газетасы.